АА

С заботой о вашем здоровье!

Урман бетенә каршы вакцина бар

21.03.2017

Эпидемиологлар бердерүенчә, апрельдә урман бете чыгачак. Хәзерге вакытта Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсендә урман бете энцефалитына каршы “ЭнцеВир” вакцинасы белән прививка ясатыла. Ул ике мәртәбә 1-2 ай аралык белән, тагын берсе киләсе елга, алга таба һәр өч ел саен ясатыла.


Вакцинаны 18 яшьтән кулланырга мөмкин, ул бигрәк тә урманга еш баручы, бакчалары булган кешеләргә кирәк. Моның өчен март ахырына кадәр участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка ясату – түләүсез. Әлегә барлыгы 130 доза бар.

Урман бете энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына китерүче кискен вируслы йогышлы авыру, аны дәвалау бик авыр һәм озак вакыт ала. Ул хәтта инвалидлыкка да, үлемгә дә китерергә мөмкин.

Авыру бет кадалганда, аны кечкенә генә ярасы булган куллар белән сытканда, кайнатмаган кәҗә сөтен эчкәндә йогарга мөмкин. Әлеге бөҗәкләр урманда үләндә, куакларда яши һәм, нигездә, 50 смдан югарыга менми. Табигатькәчыкканда, бет кермәслек кием киеп, махсус сиптергеч алыгыз. Ярты сәгать саен үзегезне һәм юлдашларыгызны тикшереп торыгыз, әмма иң нәтиҗәле чара – прививка ясату. Узган ел шәһәр дәваханәләренә урман бете кадлган 377 кеше мөрәҗәгать иткән.

Сәламәт булыгыз!