АА

С заботой о вашем здоровье!

Остеопороз авыруы турында сөйләштеләр

23.04.2018

Түбән Кама үзәк дәваханәсендә пациентлар мәктәбе үз эшен дәвам итә. Очрашуларның чираттагысы стационар дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, кардиолог-ревматолог Раиса Мерясева катнашында узды.


Буыннар авыруының беренче билгеләре:
– организмның талчыгуы һәм матдәләр алмашыну начараю сәбәпле, тиз ару, аяк-кулларны көзән җыеру (бигрәк тә төнлә)
– теш эмалендә калын катлам барлыкка килү,
– пародонтит,
– бил сызлау,
– тырнаклар тиз сына башлый,
– умыртка сөяге дискы бүсере килеп чыга,
– ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге начарая,
– йөрәк ешрак тибә,
– калак сөякләре арасында авырлык сизелә, 
– мускулларда хәлсезлек барлыкка килә,
– кешенең буе кыскара,
– умыртка баганасы кәкрәя.
Раиса Мерясева әйтүенчә, таяну-хәрәкәтләнү аппараты авырулары барлыкка килүгә шулай ук тазару да сәбәпче була. Зур авырлык умыртка баганасына басым ясый. Нәтиҗәдә, таяну-хәрәкәтләнү аппаратында тайпылышлар булырга мөмкин. Бер килога ябыгу гына да буыннарга һәм умыртка баганасына йөкләнешне киметә.  
«Әмма үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә һич ярамый. Бу уңайдан мисал китерәм. Дәваханәгә бер ирне алып килделәр. Ул өч атна дәвамында көчле авыртулардан интеккән, әмма табибка мөрәҗәгать итмәгән. Хатыны әйтүенчә, бу вакыт эчендә алар авыртуны баса торган һәм ялкынсынуга каршы биш төрле дару алмаштырганнар. Даруларны табиб түгел, ә даруханә хезмәткәре тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, ирдә псориаз авыруы барлыкка килгән. Өстәвенә, ашказаны җәрәхәте ачылды, канында тромбоцитлар юк дәрәҗәсендә, бөерләре, бавыры эшләүдән туктады. Аның гомере өчен без 33 көн көрәштек. Әмма коткарып калып булмады. Даруларны бары тик табиб билгели ала», – дип кисәтте Раиса Мерясева.
Травматология бүлеге табибы Надир Әбҗәлилов хәзерге вакытта үзәк дәваханәдә ясала торган операцияләр турында сөйләде. Яңаларыннан – зарарланган буынны ясалма протезга алыштыру. Әлеге имплантлар кешегә элеккечә хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Түбән Камада мондый операцияләр тез һәм оча-бот сөяге буыннарына ясала.