АА

С заботой о вашем здоровье!

Нәсел буенча да килә икән

16.06.2017

Түбән Камадагы 2нче поликлиниканың көндезге стационарлы реабилитация бүлегендә төрле хроник авырулар һәм операция кичерүчеләр дәвалау курсын уза. Алар арасында умыртка сөяге дискы бүсеренә операция ясатучылар да бар. Әлеге авыру турында бүлек мөдире Флүзә ӘХТӘМОВА белән сөйләштек.


– Умыртка сөяге кеше организмының каркасы булып тора. Ике умыртка сөяге арасындагы диск аларны ялгап кына калмый, сыгылмалылык бирә, – дип аңлата белгеч. – Дискның структурасы үзгәрсә, ул ката, сыгылмалылыгын югалта һәм үз урыныннан чыгарга мөмкин – умыртка сөяге дискы бүсере шулай барлыкка килә.

Бүсер муен һәм бил-оча сөяге, сирәгрәк күкрәк өлешендә чыга. Сәбәпче булган авырулар арасында, нигездә, остеохондроз. Ул теләсә нинди яшьтә һәм шулай ук төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин:

Нәселдәнлек. Моны генетикларга мөрәҗәгать итеп белеп була. Генетик авыруларны ачыклау Европа илләрендә киӊ кулланыла. Профилактика табиблары кешеләрдә аларны ачыклап, яшәү программасы төзи: туклану һәм сәламәтлеккә зыян итмәслек һөнәр төрләрен сайларга ярдәм итә.

Спорт яки аерым һөнәр белән бәйле булу. Гимнастика, бию, авыр йөкләнешле спорт төрләре умыртка сөягенең вакытыннан иртә тузуына китерә. 

Аз хәрәкәтләнү. Бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр хәрәкәтләнергә яратмый: алар урамга чыкмый, телевизор карап яки компьютер артында утырып, кояш күрмичә, сөяк өчен бик тә кирәкле булган D витаминыннан мәхрүм була. Мәктәп укучыларыныӊ, дәрес әзерләп, буш вакытлары калмый. Нәтиҗәдә кан әйләнеше начарая, күзәнәкләр тукланышы бозыла.

Дөрес тукланмау. Камыр ашлары, баллы, ысланган һәм тозлы ризык ашау да умыртка сөяге авыртуына сәбәпче була ала. Дөрес тукланмаган кеше тазара башлый, артык килограммнар организмга тискәре тәэсир итә, умыртка сөягенә басым көчәеп, зыян китерергә мөмкин.

Картаю. Өлкән яшьтә остеохондроз – табигый авыру. Организмныӊ таушалуы, хроник авырулар, тазару, дөрес тукланмау вакыт барган саен үзен сиздерә башлый.

Стресс кичерү (күңел төшенкелегенә бирелү). Күңел төшенкелеге, депрессия авыруның сәбәпчесе була ала. Без бәхетле вакытта организмда эндорфин (бәхет гормоннары) барлыкка килә: кеше күпкә азрак чирли һәм тиз савыга. Бәхет яшәү теләге бирә. Ә начар хисләргә бирелүче, арыганлык хисе кичерүче эндорфиннан мәхрүм була.

Остеохондрозга китерүче башка сәбәпләр арасында умыртка сөяге җәрәхәтләнү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, хроник авырулар яки организмда ялкынсыну, артык туңу да бар.

Остеохондроз билгесе дип авырту, сызлануны гына әйтү дөрес булмас, иртән торганда хәрәкәтләрдә тоткарлык, аяк оюы, күз күреме начараю, кан әйләнеше бозылу, чайкалып йөрү, баш әйләнү, укшу, косу күзәтелсә, болар организмда шушы авыру билгеләре барлыгын күрсәтә. Умыртка сөягенә бронхит, гайморит, йөрәк һәм ашказаны-эчәк һ.б. хроник авырулар да тәэсир итә.

– Авырту, уңайсызлыклар сизелү белән участок терапевтына мөрәҗәгать итү мөһим, – дип дәвам итә Флүзә Әхтәмова. – Табиб авыруны  карап-тикшергәннән соӊ, диагноз куя, рецепт яза һәм, кирәк дип тапса, өстәмә тикшерү узуга юллама бирә: рентген, магнит-резонанс томография ясату һ.б.  Диагноз расланса, дәвалау курсы билгеләнә. Ярдәм итми икән, терапевт пациентны неврологка җибәрә. Диск бүсере табылган очракта авыру белән нейрохирург эшли.

Дәвалау  ике төрле: дару белән яки аннан башка булырга мөмкин. Икенче төрендә физиотерапия, дәвалау физкультурасы, мануаль терапия һ.б. кулланыла. Авыруныӊ хәле бик авыр булса, операция ясала.

– Авырулар арасында “белемле”ләре дә була, – ди табиб. – Нәрсәсе дә булса авырта, сызлый башлагач, ул Интернетка кереп, “чирен” таба, дәвалау буенча табибка киӊәш тә бирә ала әле. Мондый кешеләрне дәвалау бик авыр була.   Ә бит муен, бил авырту – бу һичшиксез остеохондроз дигән сүз түгел әле. Шуӊа күрә табиб киӊәшенә колак салырга тырышыгыз.

“Остеохондроз”, “умыртка сөяге дискы бүсере” дигән диагноз белән очрашырга теләмәсәгез, профилактик чаралар күрегез. Начар хисләргә, борчуларга бирелмәскә тырышыгыз, дөрес тукланырга өйрәнегез (күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз, йоклар алдыннан, киресенчә, өстәл янына килмәгез), режим саклагыз, көненә 1-2 мәртәбә гимнастика ясагыз, авыр әйберләрне дөрес күтәрегез. Хәзерге вакытта модага кергән йога да организмга бары уӊай йогынты  ясый. Дәвалану курсы узучыларга, операция ясатучыларга алга таба бик сак булырга кирәк.

 

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА, "ТУГАН ЯК "