АА

С заботой о вашем здоровье!

Эльза Габитова: "Яраткан эшең булу – зур уңыш"

15.08.2018

8 августта офтальмологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Түбән Камада офтальмология хезмәтенә 1969 елда нигез салына. Үзәк район хастаханәсендә 10 урынлы бүлек ачыла. 1972 елда урыннар саны һике тапкырга арта. Хәзерге вакытта офтальмология бүлеге – Түбән Кама үзәк хастаханәсенең структуралы бүлекчәсе. Биредә тәүлек дәвамында планлы операцияләр уза, ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Бүлектә үз һөнәрләренә тугрылыклы табиблар эшли. Һөнәри бәйрәм алдыннан без югары квалификация категорияле табиб-офтальмолог, гаҗәеп хатын-кыз, олы йөрәкле кеше – Эльза Накыйп кызы Габитова белән очрашып сөйләштек.


– Эльза ханым, ни өчен нәкъ менә офтальмологияне сайладыгыз?

– Бу карарга мин 6 нчы курста укыганда килдем. Ул вакытта хирург буласы, үз кулларым белән нәрсә дә булса эшлисем килде. Ә хатын-кыз өчен офтальмология күбрәк килешә дип уйладым. Кечкенәдән үк бәйләргә, тегәргә яраттым, бәлки, шул да тәэсир иткәндер. Гомумән, миңа белемне иң яхшы укытучылар бирде дип саныйм. Шуңа күрә әлеге һөнәремне сайлавыма беркайчан үкенмәдем һәм дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Яраткан эшең булу – зур уңыш! Әлбәттә, кайчак бик арыйсың, бигрәк тә хәзер, чөнки җәй – яллар вакыты. Бу вакытта без күбрәк эшлибез, еш дежур торабыз. Әмма шундый вакытта да күңелне биреп эшлибез. Мин шәхсән табиб кешеләрне яратырга, авыруларга ярдәм итәргә омтылырга тиеш дип саныйм. Кешеләрне яратмасаң, китәргә тиешсең!

– Ни өчен яшь табиблар дәүләт хастаханәләренә эшкә урнашырга теләми? Сез ничек уйлыйсыз?

– Бу мәсьәлә һичшиксез дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш. Медицина югары уку йортын тәмамлаучылар шунда ук түләүле клиникаларга

эшкә урнашып калырга тырыша. Анда эше дә әз, хезмәт хакы да яхшы. Мин моны аңламыйм, чөнки иң ныклы тәҗрибәне бары дәүләт хастаханәләрендә туплап була. Шәхси үзәкләргә барганчы биредә өйрәнергә кирәк. Элек яшь белгечләргә юллама бирәләр иде. Әмма 90 нчы елларда әлеге система җимерелде. Хәзер яшь табиблар кечкенә шәһәрләргә китәргә ашыкмый, алар башкалада яки зур калада яшәргә һәм эшләргә тели. Хәзер нәкъ менә зур булмаган шәһәрләрдә медицинаның барлык өлкәләрендә тар белгечләр җитми. Әмма өмет бар, быел безнең поликлиникага табиблар киләчәк: декрет ялында булган берничә белгеч якын арада эшкә чыгачак, шулай ук август ахырында ике яшь офтальмологны көтәбез.

– Сез эшләү дәверендә медицина хезмәтләре сыйфаты үзгәрдеме?

– 1999 елда бүлеккә эшкә урнашкач, биредә катарактага операцияне күз ясмыгы (хрусталик) кертмичә ясыйлар иде. Яшь белгеч булсам да, мин бу операцияне аны кертеп ясый белә идем. Без Яр Чаллыдан бер партия күз ясмыгы сатып алдык. Әмма авырулар шәһәребездә мондый операцияләр ясалуын белмәделәр, шуңа күрә мөрәҗәгать итүчеләр аз иде. Аннары берничә ел дәвамында яңа белгечләр – Елена Жиденко, Дмитрий Малинин, Руслан Әхмәтҗанов килде. Менә инде 10 елдан артык алар белән уңышлы гына эшләп киләбез. Хастаханәгә баш табиб булып Хабибулла Ахмедов билгеләнгәч, факоэмульсификатор сатып алынды. Хәзер күзгә операцияләр җөйсез ясала. Әлеге җиһазны без озак көттек. Яңа технологияләр күз күреме сыйфатын саклап калырга ярдәм итә.

Бүгенге көндә безнең бүлектә планлы һәм кичектергесез операцияләр ясала: шулар арасында – глаукома, катаракта, күз җәрәхәте, яңа туган балаларның күз яше каналларын тикшерәбез һ.б. (хирургия катаракты, глаукомы, проникающих ранений глаза, делаем зондирование слёзных каналов новорождённым) Балалар өчен урыннар да бар. Минемчә, бүген кешеләрнең тормышы сыйфаты яхшы якка үзгәрде. Нәтиҗәсе яхшы булган күп кенә дарулар бар. Дәвалау һәм савыгу күпкә тизрәк бара. Яңа технологияләр кулланып операцияләр ясау авыру катлаулану куркынычын күпкә киметә. Мисал өчен, күз катарактасына операция тәмамлангач та, авыру күрә башлый. Кайбер авырулар үзләренә ясалган операциясең никадәр җитди һәм катлаулы икәнен аңламыйлар да.

– Яхшы табиб-офтальмолог нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Офтальмология тиз үсүче фән. Аны шуның өчен яратам да. Яхшы офтальмолог профессиональ яктан гел үсештә булырга тиеш дип саныйм. Бер урында басып тормыйча, ел саен яңа белем алу кирәк. Биш елга бер мәртәбә без укуларга барабыз, квалификацияне күтәрәбез. Мондый курсларга мин алдан ук әзерләнәм, чөнки башкаларга әйтерлек сүзем, уртаклашасы тәҗрибәм бар. Моннан кала, күп укыйм. Курслар өчен түләргә кирәк, кайчак мөмкинлек тә булмый. Әмма бездә Казанга күз авырулары кафедрасына йөрергә һәм практика узу, яңалыкка өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәрберебездә мондый теләк булырга тиеш. Күбрәк белгән саен эшләве дә җиңелрәк. Без авыруларның сорауларына җавап бирә алсак, безне ихтирам итәчәкләр, коридорларда озын чират җыелмас. Белем булганда эш тә авыр түгел. Шул ук вакытта офтальмологиядә күп кенә кызыклы юнәлешләр бар.

– Хезмәттәшләрегезгә нәрсә теләр идегез?

– Хезмәттәшләремә һөнәри бәйрәмдә иң мөһиме – сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Һөнәребезнең дәрәҗәсе үссен иде. Офтальмология өлкәсенә яшь белгечләр күбрәк килсен иде. Барыбыз да эшкә зур теләк белән һәм шатланып килергә язсын. Авыруларыбыз савыгып һәм рәхмәтле булып чыксыннар.