АА

С заботой о вашем здоровье!

Диспансеризация узарга ашыгыгыз

23.03.2017

Түбән Камада диспансеризация дәвам итә. Аны 1нче һәм 2нче поликлиникада, яшьләре буенча өч төрле категориягә бүленгән кешеләр: 21, 24,27,30,33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90 һ.б. үтә ала.


2016 елда 32 мең түбәнкамалы сәламәтлекләрен тикшертте. Шуларның яртысы диярлек дәваханәдә исәпкә куелган. Табиблар әйтүенчә,онкология авыруы башлангыч стадиядә табылса, пациентны коткарып була. 2016 елда шундый 100гә якын кеше ачыкланган: күкрәк бизендә яман шеш һәм простатит онкологиясе булган 50 кешегә операция ясалган. 360 кешедә калкансыман биз авыруы ачыкланган. Шуларның 100дән артыгы эндокринологка исәпкә куелган. 25 кеше астма чире белән исәпкә куелган.

Ел башыннан диспансеризация узучы 10 мең түбәнкамалыдан яртысы тикшерүне тәмамлады. Хәзерге вакытта Түбән Кама дәваханәсе 160 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Быел кайбер предприятиеләрдә медицина тикшерүе  диспансеризация белән берләштерелде. 13 мартта,шул рәвешчә,“ТАНЕКО”ның 3000 хезмәткәренең сәламәтлекләре тикшерелде. Хәзерге вакытта исә диспансеризацияне балалар бакчаларындаһәм мәктәпләрдә эшләүчеләр  үтә. Башка кешеләргә аны узар өчен полислары беркетелгән поликлиникага барырга кирәк.