АА

С заботой о вашем здоровье!

«Организмны тоя белергә кирәк»

23.03.2018

Табиблар әйтүенчә, Түбән Камада ел саен якынча 600 хатын-кызга аналык миомасы диагнозы куела. Бу гинекология авыруы еш кына төрле тайпылышларга китерергә мөмкин. Кайчак ул бары тик операция ясап кына дәвалана. Авыруның беренче билгеләре, дәвалау ысуллары турында үзәк дәваханәнең 2нче гинекология бүлеге мөдире Эльмира Магомедова белән сөйләштек.


Миоманың барлыкка килү сәбәпләре күп: мәсәлән, аналык бизләре авырулары, стресслар, авыр физик хезмәт, хроник авырулар, тазару, балага узудан саклаучы даруларны озак эчү һ.б. 

Нинди генә яшьтә булуына карамастан, һәр хатын-кыз үз организмын «ишетә, тоя» белергә тиеш. Исегезгә төшерәм: елына ике мәртәбә гинекологта профилактика тикшерүе үтү кирәк. Авыруның беренче билгеләренә килгәндә, корсак үсәргә, бәдрәфкә йөрү белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин... Күрем вакытларында игътибарлы булыгыз. Авыру үзен сиздермәскә дә мөмкин. Хатын-кызлар бу турыда соңгы стадияләрдә генә белә. Төгәл диагнозны табиб кына куя ала. Күп очракта диагноз гинекология тикшерүе һәм УЗИ скринингы нигезендә куела.

Беренче чиратта, зарарсыз булмаса да, миоманың шеш булуын онытмаска кирәк. Ул төен формасында булырга мөмкин. Зурлыгы берничә миллиметрдан алып 25 сантиметрга кадәр. Кечкенә шешкә операция ясалмый, әмма үсеп, комачаулаган очракта хирургсыз булмый. Кайчак миома аналыкта түгел, ә аның сабагында барлыкка килә. Бала тапканда яки физик күнегүләр ясаганда сабак уңайсыз борылып, көчле авыртуга китерә. Мондый очракта кичекмәстән операция ясала. Шешкә тукландыргыч матдәләр керми башлау әгъза тукымасы үлүенә китерергә мөмкин, бу вакытта эч каты авырта башлый һәм тән температурасы күтәрелә. 

Төп дәвалау ысулы – операция – гистерэктомия. Күптән түгел дәваханәдә яңа югары технологияләр кулланып операцияләр ясый башладылар. Гомуми наркоз кирәкми. Нәтиҗәлелеге – 90-95 процент. Операция вакытында аналык шешен кан белән тәэмин итү туктатыла, нәтиҗәдә, миома төеннәре кечерәя һәм бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бу операциядән соң хатын-кыз бала таба ала, күрем циклы җайлана. Кичектергесез операция кирәк булган очракта, Дәүләт гарантияләре программасы квотасы нигезендә, ул түләүсез ясала. Юлламаны хатын-кызлар консультациясендә бирәләр.

Классик ысулларга килгәндә, алар күптөрле: гормональ терапия, ФУЗ-абляция (шешне УЗИ нуры ярдәмендә пешеклиләр) һ.б. Дәвалау ысулы билгеләү авыруның яшенә, миоманың зурлыгына, аның үсү тизлегенә бәйле.  

Кызганыч, кайбер хатын-кызлар бишәр ел  табибка күренми, анализлар бирми. Аннары бернәрсә авыртмады, бу чир ничек килеп чыкты, дип шаккаталар. Җиңелчә генә физик эш башкарганда, яки күрем вакытында каты авыртулар барлыкка килсә, табибка күренү комачауламас. Бала табар, аларны тәрбияләр өчен сезгә сәламәтлек кирәк. Ирләр авыру хатыннарны яратмый. Шуңа күрә минем киңәшем: якын арада гинекологка күренегез, дөрес туклана башлагыз, гигиена һәм матурлык турында да онытмагыз.