АА

С заботой о вашем здоровье!

Ял көндә дә килеп була

19.08.2019

Диспансеризацияне өстәмә көннәрдә дә узып булачак.


Шәһәр хастаханәләре халыкны һәр айның беренче һәм өченче шимбәсендә 9.00-12.00 сәгатьтә кабул итәчәк. Әлеге график ел ахырына кадәр эшләячәк. Медицина тикшерүен 1 нче (Менделеев ур., 46 нчы йорт, 107нче бүлмә) һәм 2 нче (Төзүчеләр ур., 10 д йорты, 527 нче бүлмә) поликлиникаларында үтеп була. Эш көннәрендә шул ук адреслар буенча 7.00-15.00 сәгатьтә кабул итәләр. Диспансеризациягә барасы көнне иртәнге ашны ашамаска һәм күнегүләр ясамаска киңәш ителә.