АА

С заботой о вашем здоровье!

Табиб чиста күңелле булырга тиеш

10.03.2020

Үзебезне начар хис итсәк, тән температурасы, кан басымы күтәрелсә, кул ирексездән телефонга үрелә – “03” төймәләренә басып, “ашыгыч ярдәм” табибларын чакыртабыз. Әле озак килүләреннән зарланабыз, ашыктырабыз. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 65 торак пунктына хезмәт күрсәтүе турында уйламыйбыз. Ә табиблар барыбер килә, беренче ярдәмне күрсәтә, хәлебез авыр булса, хастаханәгә дә илтә. Станциядәге 161 кешелек зур коллектив мөдире Земфира Әхмәтшина шунда 1995 елдан бирле эшли.


Минзәлә районының Дәвек авылында биш балалы гаиләдә дөньяга килгән кыз кечкенәдән үк тырыш, мәрхәмәтле булып үсә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, якыннары табиб һөнәрен сайларга киңәш итә. Земфира килешә һәм Казан дәүләт медицина институтына кереп, медицина-профилактика эше белгечлеге буенча белем ала. 1995 елда Түбән Камага килеп, ашыгыч медицина ярдәме станциясенә табиб булып килә.

Озак еллар буе эшләү дәверендә ул күпне күрә. Әмма авыру балалар күз яшьләрен, ярдәмгә мохтаҗ авыру өлкәннәрне, савыгуда өмет булмаган кешеләрне күрү кыен, күңеле борчыла.

– Табиб – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чын табиб, шәфкать туташы белемле, акыллы, тырыш, ихтирамлы, тыйнак, мәрхәмәтле һәм, иң мөһиме, чиста күңелле булырга тиеш. 28 ел эшләү дәверендә төрле кыен чаклар да булды, әмма беркайчан медицинадан китәм, дип уйламадым. Киресенчә, “кайбер кешеләргә миңа караганда да авыррак” дип фикер йөрттем, – ди Земфира Әхмәтшина.

Хезмәтенең иң зур бәясе итеп ул авыруның савыгуын, аның рәхмәт җиткерүен саный. Кайберләүләр белән озак еллар аралашырга туры килә, алары табибларны туганнары кебек кабул итәләр. 2017 елдан Земфира Әхмәтшина станция мөдире вазифаларын үти. Хезмәттәшләрең ихтирам итсә, зур коллективны җитәкләү авыр түгел. Земфира ханым да шулай дип уйлый, үзе дә барлык хезмәткәрләр турында уңай фикердә генә: алар актив та, тату да, бер-берсенә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.

Аның кызы Илгизә дә әнисе эзләреннән китә, ул Ижау дәүләт медицина академиясенең өченче курсында укый.

– Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без күркәм бәйрәмне - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге көндә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! – дип җиткерде теләкләрен гүзәл затларга Земфира ханым.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.