АА

С заботой о вашем здоровье!

Сәламәтлекне хәзердән үк кайгыртыгыз

15.05.2020

Түбән Каманың баш кардиологы Йөзем Хәмидуллина (фотода) йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарны гына түгел, ә аларга китерүче кешеләрне үзләрен кайгырту мөһимлеген искәртә. Сүз гипертония турында барыр.


 

Кан басымы төрле сәбәпләр аркасында күтәрелергә мөмкин: өлкәнәю, нәселдән килү, экологиянең начар булуы. Әмма беренчеләре кеше тарафыннан берничек тә идарә ителмәсә, соңгы төркемдәгеләр адәм баласының үзеннән тора: тәмәке тарту, хәмер белән мавыгу, зарарлы һәм тозлы ризык ашау, аз хәрәкәтләнү, стресска бирелүчәнлек, тазару сәламәмәтлекнең какшавына, шул исәптән, кан басымының күтәрелүенә дә китерә.
Шуңа да соңыннан дарулар кабып кына яшәмәс өчен чарасын алдан күрергә кирәк. Дәваланганда да, түбәндәге киңәшләрне үтәсәгез, нәтиҗәсе тиз күренер. Беренчедән, туклануны тәртипкә салу мөһим, тозны да тәүлегенә 2,5 граммнан арттырмаска, хәмер куллануны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Тәмәкедән бөтенләй баш тарту әйбәт. Күнегүләр ясау, ябыгу да уңай нәтиҗә бирә. Табиблар шулай ук кәефсезлеккә бирелмәскә, киләчәккә өмет белән яшәргә киңәш итә.
Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!