АА

С заботой о вашем здоровье!

Профилактик чаралар турында онытмагыз

11.02.2019

Россиядә грипп авыруы көчәю ачыкланган. Илнең берничә өлкәсендә карантин игълан ителгән инде. Бу хакта, шулай ук Түбән Камада әлеге хәлнең торышы турында журналистларга сәламәтлек саклау идарәсендә узган очрашуда җиткерделәр.


Эпидемиягә ерак әле

«Роспотребнадзор» начальнигы Рөстәм Изиятуллин әйтүенчә, соңгы атна эчендә тын юлларының кискен ялкынсынуы авыруы 1015 кешедә теркәлгән, шуларның 635 е – 14 яшькә кадәрге балалар. Грипп ачыкланмаган.
– Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда,  авыручылар саны 40 процентка арткан. Шул ук вакытта соңгы өч атна эчендә авыручылар саны үзгәрми диярлек. Эпидемия күзәтелми. Болар барысы да – алдан чаралар күрү нәтиҗәсе. Түбән Камада сезон алдыннан 124 мең 645 кешегә грипптан прививка ясалды, шуларның 42 меңнән артыграгы – 14 яшькәчә балалар, – дип ассызыклады ул чыгышында. 

Гриппка каршы без әзер!

Тын юлларының кискен ялкынсынуы авыруы яки грипп белән авыручыларның саны 40 проценттан арткан вакытта эпидемия турында сөйләргә була. 2009 елда грипп авыруына табиблар әзер түгел иде. Гомумән, хастаханәләр кеше белән тулды. Өч кеше (барысы да йөкле ханымнар) вафат булды. Алар табибларга соң мөрәҗәгать иткәннәр, прививкалары да булмаган. Гриппка пневмония, гайморит, отит өстәлергә яки бу чир бөерләр һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин.
– Хәзер исә барысы да тәртиптә. Шәһәр поликлиникаларында беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган, – дип вәгъдә итә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева.  

Ничек сакланырга?

Штаттан тыш баш эпидемиолог Елена Пискарева исә профилактик чаралар турында сөйләде. Иң беренче чиратта, әлбәттә, прививка ясату. Әмма сезоны башлангач, аның нәтиҗәсе юк. Иң беренче чиратта, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Сәгать ярым саен кул юарга, һич югында дымлы салфеткалар белән сөртеп алырга кирәк. Сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар кебек халык күп булган урыннарга йөрүдән вакытлыча тыелып торыгыз. Бүлмәләрне җилләтергә онытмагыз, витаминнар кулланыгыз. Һәм иң мөһиме: авыруның беренче билгеләрен сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. 
Шул ук вакытта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ата-аналар белән әңгәмәләр бара. Бакчадагы төркемдә яки сыйныфта тын юлларының кискен ялкынсынуы авыруы ачыкланган балаларның саны 20 проценттан артса, карантин игълан ителәчәк. Әлегә мондый хәл күзәтелми.