АА

С заботой о вашем здоровье!

Медицина үзәгендә яңа җиһазлар

18.09.2019

Шәһәребезнең «Сәламәтлек үзәге»нә «сфигмометр» дигән җиһаз кайтартылган. Ул организмдагы май һәм су күләмен төгәл итеп билгеләргә мөмкинлек бирә.


Әлеге мәгълүмат нигезендә табиблар авырлыкны киметү өчен дөрес туклану тәртибен билгели алачак. Шулай ук үзәктә кан тамырларын да тикшертеп булачак. Тагын бер җиһаз ярдәме белән йөрәкне тикшертергә мөмкин. Ул электрокардиограмма нәтиҗәләрен бик төгәл күрсәтә икән.
«Сәламәтлек үзәге»ндә 12 төрле тикшерүне бушлай үтәргә була. Табиблар Менделеев урамындагы 46 нчы йортта кабул итә.