АА

С заботой о вашем здоровье!

Любовь Куракина: “Без каталаулы һәм уникаль операцияләр ясый идек”

03.08.2018

1 августта ТР атказанган табибы, Түбән Кама гинекология хезмәтенә нигез салучыларның берсе – Любовь Александровна Куракина туган көнен билгеләп үтте. Ул – үз эше профессионалы, меңнәрчә гомерне саклап калган белгеч, 2 нче гинекология бүлеген 33 ел җитәкләгән. Эшләү дәверендә бер генә үлем очрагы да булмаган. Любовь Александровна – шәһәрдә гинекология хезмәте үсеше шаһиты да. Бер урында гына утырырга гадәтләнмәгән, шуңа күрә еш кына озак еллар дәвамында эшләгән бүлегенә килә, укучылары белән белән аралаша. Туган көне алдыннан Любовь Александровна шулай ук бирегә килде. Әлбәттә, 50 ел эчендә гинекология бүлеге үзгәрде. Әмма табибларның профессиональлеге һәм үз һөнәрләренә карата мәхәббәт шул килеш калды. Любовь Куракинаны укучылары җылы каршы алды, ихтирам итүләре күренеп тора.


– Любовь Александровна, гинекология хезмәтен торгызу нәрсәдән башланды? Ул вакыттан биредә нәрсә үзгәрде?

– 1965 елда без поселокта, гади баракта урнашкан идек. Анда нибары өч палата булды. 1967 елда хастаханә төзелгәч, анда башта хатын-кыз консультациясен күчерделәр. Мине поликлиниканы ачарга, җиһазландырырга, белгечләр тупларга дип шунда билгеләделәр. Эш бик күп иде. Тәүлек дәвамында диярлек операция ясадык, балаларны кабул иттек. 60 нчы елларда квартирда телефоннар юк. Мине алырга дип “Ашыгыч ярдәм” машинасында өемә үк килделәр. Фельдшерларның һәрберсенең исемнәрен белә идем. Өйгә кайтып, аш пешерә башлыйм гына, ишектә кыңгырау чыңлый – гинекологиягә кичектергесез операциягә барырга кирәк. Бервакыт өч тапкыр кайтып, өч тапкыр аш пешерергә куйдым, әмма эшне ахырына җиткереп булмады. Кече кызым Ольга минем белән хастаханәгә еш бара иде. Мин операция ясаганда, ул ординаторлар бүлмәсендә көтеп утырды. Хәзер ул да табиб һәм әлеге бүлектә эшли. Ольганың улы Григорий да медицина институтында белем ала, дүртенче курс студенты, клиник лаборатория диагностикасы табибы булырга тели. Бүлек буенча узганда күп нәрсә үзгәргәнен аңлыйм. 60 нчы елларда җиһазлардан нәрсә кирәк булса, барысын сатып алдылар. Хастаханәләр бик әйбәт җиһазландырылган иде. Авыруларга бит, аяк сөртергә аерым сөйлгеләр, кирәге чыкса дип, берничә пеленка бирелде. Ул вакытта 3000 гә кадәр пеленка юарга туры килә иде. Барысын да: шприцларны, көзгеләрне һ.б. суда җебетеп, кул белән юдык. Хәзер бит бер тапкыр куллана торган пеленкалардан, шприцлардан файдаланалар, хезмәткәрләргә эш азрак. Операцияләргә килгәндә дә, үзгәрешләр зур. Лапароскопияне генә алыйк. 60 нчы еллар белән чагыштырганда чын әкият бит бу! Ул вакытта корсакны ярсак, хәзер ике кечкенә тишек ясала. Авыруларның күбесе кичкә аякка баса. Гомумән, 2 нче гинекология бүлеге һәрвакыт алдынгылардан булды. Мәсәлән, телевизордан беренче канал буенча Елена Малышева программасын карадым. Анда Россиянең иң яхшы табибларына премияләр тапшырдылар. Сәхнәгә бала белән ананы чакырдылар һәм аның белән булган хәл турында сөйләделәр. Ул йөкле булган вакытта, табиблар аналыгына операция ясап, миомасын алганнар, баласын да саклап калганнар. Мин үзем ясаган мондый операцияләрнең санын да хәтерләмим. Без катлаулы һәм уникаль операцияләр ясый идек. Алардан соң хатын-кызлар кабат бала табу бәхетенә ирештеләр.

Любовь Александровна тәҗрибәсен укучыларына да җиткерде. Шуларның күбесе – уңышлы гына эшләп килүче, танылган табиблар. Тагын бер укучысы – ТР ның атказанган табибы Эльмира Магомедова хәзерге вакытта гинекология бүлеген җитәкли. Укытучысы белән аны дуслык берләштерә. Беренче мәртәбә алар 1989 елда очрашканнар. Эльмира Магамедовна 22 яшендә юллама буенча Түбән Камага килә.

– Эльмира Магамедовна, беренче очрашуны хәтерлисезме?

– Әлбәттә, хәтерлим. Юллама буенча барыр өчен шәһәрләр күп иде. Мин Татарстанга китәрмен дә, интернатураны узгач, туган якларыма – Дагстанга кайтырмын дип уйладым. Бирегә минем белән әти-әниләрем дә килде. Алар бик борчылды. Мин бит – әтинең яраткан кызы. Без хастаханәне табып, бүлеккә кердек. Әти Любовь Александровна белән танышты, “сезгә кызымны алып килдем”, диде. Ул операциягә ашыга иде һәм әтигә “борчылмагыз, калдырыгыз аны, барысы да яхшы булыр”, дип җавап бирде. Әти белән әни аэропортка киткәндә, еладым, ошамаса, кайтырмын, дидем. Шуннан 29 ел узды. Любовь Александровна мине бар нәрсәгә өйрәтте. Операциягә озатканда, “бар, куянкай, берәр нәрсә килеп чыкмаса, чакырырсың, ярдәм итәрмен”, диде. “Куянкайлар” дип барлык интерннарга эндәште, чөнки без бөтен нәрсәдән куркабыз, борчылабыз. Шул ук вакытта ул бик җитди һәм таләпчән. Тиз һәм сыйфатлы итеп эшләргә өйрәтте.

Инструментларны ничек тотабыз, исемнәрен дөрес әйтәбезме – барысын тикшерде. Һәрнәрсәдә тәртип булырга тиеш. Хәзер мин дә укучыларымны шулай ук өйрәтәм. Любовь Александровна белән эшләргә туры килгән кешегә бәхет елмайган дип уйлыйм. Мин аны бик ихтирам итәм. Кайда гына булсам да, горурлык белән: “Минем укытучым – Любовь Александровна Куракина!” дим. Бүлегебез республикада алдынгылардан булып бара. Биредә чын профессионаллар эшли. Авыруларыбыз Россиянең төрле почмакларыннан, чит илләрдән килә. Без теләсә нинди катлаулы операцияләр ясый алабыз: эндоскопия, лапаротомия, косметик операцияләр... Иң зур бәхет – кешеләрнең хастаханәдән савыгып, канәгать булып чыгулары.

– Любовь Александровна, чын табиб нинди булырга тиеш?

– Гинекологиядә җаныңны бирмичә эшләп булмый. Мин һәрвакыт “үзегезне ничек дәвалауларын теләсәгез, шулай дәвалагыз”, – дидем. Еллар узу белән барысы үзгәрә: хастаханә җиһазлары, дәвалауның яңа алымнары, хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра. Табиблар гына элеккечә яхшы мөгамәләле, ярдәмчел килеш кала. Аларга камиллеккә омтылырга телим. Ничек кенә яхшы эшләсәң, тагын да яхшырак эшләргә тырыш! Әлбәттә, барысына да шулай ук сәламәтлек телим.

Любовь Александровна Куракинаны әле урамда туктатып рәхмәт әйтүләр, кочалар, кулларын үбәләр. Ул 83 яшендә хезмәттәшләре өчен генә түгел, авырулары өчен легенда булып кала.