АА

С заботой о вашем здоровье!

Кулларында кеше гомерләре

09.09.2022

Сабый чакта кем генә табиб булырга хыялланмады икән? Күпләребез балачакта ук ак халатлы, чиста, пөхтә ягымлы табиб апа белән очрашмый калмагандыр? Табиб булып уйнап, курчакларга уколлар ясаганыгыз, өйдәге песиләрне дәвалаганыгыз исегезгә төште, шулаймы?


Әйе, әле хәзер дә игътибар иткәнем бар: күп кенә балалар табиб булып уйнарга ярата. Ә бит табибның ягымлы карашы, күңел җылысы артында күпме борчылулар, йокысыз төннәр безгә беленми кала. Табиблар – сабырлык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек ияләре.  Берәр җиребез авыртса, баштарак “бәлки узар әле” дип, табибка күренүне сузып  йөрсәк тә, килеп терәлгәч, өмет тулы күзләребез аларга төбәлә.

Бәлки, шул кеше гомере кулларында булганга табиблар югары уку йортында да иң озак укучылардыр? Беренче курсларда табиб һөнәренең тыштан бик матур яңгыравына кызыгып килгән кайбер студентлар укуның авырлыгына түзә алмыйча ташлап китә. Аннан соң, эшли башлагач, аз эш хакы алып, вакыт белән санлашмыйча эшләргә туры килгәнен аңлап, кулында дипломы булган табибларның да кайберләре җиңел юл эзләп, башка өлкәгә китә. Шулай итеп, кеше сәламәтлеге өчен җан аткан, чын күңелдән борчыла белгәннәре генә үз эшенә тугрылыклы кала. Һөнәр алу – кием алу түгел, аны еш алыштырып булмый. Сайлаган һөнәрең күңелеңә дә ошарга тиеш.

Бүгенге сүзем шәһәребезнең күп профильле үзәк дәваханәсенең терапия бүлеге табибы, гематолог Алсу Фаил кызы Габдрахманова турында. Ул – үз эшенең остасы, яшь кенә булса да, авыруларга игътибарлы, нәзакатьле табиб. Алсу үзебезнең Түбән Кама кызы. Әнисе Фидания апа белән әтисе Фаил абыйның төпчек кызлары. Мәктәптә укыганда әнисе нык кына авырып ала аның. Менә шул вакытта нечкә күңелле кыз күңелендә табиб булу теләге уяна.

Балачак хыяллары аны Ижау каласына алып килә. Медицина академиясенең “дәвалау эше” бүлеген тәмамлап, кулына “терапевт” дипломы алган яшь белгеч туган шәһәренә эшкә кайта. Терапия, кардиология бүлегендә тырышып эшләгән яшь белгеч Самарага, гемотолог булып укырга китә.

Алсу Фаил кызы авыруларны дәвалау өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. “Безнең табиб палатага килеп керүгә кояш чыккан кебек. Һәр кайсыбызның хәлен белә, киң күңелле, кешелекле, без аңа чиксез рәхмәтлебез” – диләр ул дәвалаган авырулар аның турында. “Кешедән рәхмәт ишетү бик рәхәт. Ә менә яшь кешеләрнең авыруларын күрү иң авыры”, – ди табибә. Бүгенге көндә алар ире Равил белән Булат һәм Айдар исемле уллар тәрбияләп үстерәләр. Яхшы табиб, иренә терәк-таяныч булырдай тормыш иптәше, улларына кайгыртучан әни ул.

Гадәттә, интернетта табиблар турында мактау сүзләре язгач, кайбер “акыллыбаш”лар “бу бит аларның эшләре” – дип акыл сатарга ярата. Ышаныгыз, аны сәламәтлегенә зарланып беркайчан да  табибларга мөрәҗәгать итеп карамаган кешеләр генә яза. Башка һөнәр ияләрен күкләргә чөеп мактыйбыз бит, беребез дә “бу алар вазыйфаларына керә” дип, борын җыермый.

Мактыйк һәм зурлыйк без табибларны. Алар бит безнең өчен, безне сәламәтләндерәбез дип, борчылып,  ихластан тырышып йөри. Ягымлы карашларын, җылы сүзләрен, безне дәвалау өчен вакытларын, көчләрен кызганмыйлар.

"Туган як " газетасыннан алынды. Авторы Илһамия Гаффарова.