АА

С заботой о вашем здоровье!

Котлыйбыз

13.12.2021

Түбән Кама күп тармаклы үзәк район хастаханәсенең көндезге стационары мөдире Фаилә Кашафетдиновага “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.


Фаилә Җамалетдин кызы 38 ел гомерен кешеләр дәвалауга багышлаган шәхес. Хезмәттәшләре һәм дәваланучылар аны җаваплы һәм ярдәмчел, кешеләр язмышына битараф булмаган табиб буларак беләләр. Бүгенге көндә Фаилә Кашафетдинова коронавирус белән чирләгән авыруларны реабилитацияләү һәм дәвалау белән шөгыльләнә. Табибны бу дәрәҗәле исем алуы белән котлыйбыз һәм катлаулы, шул ук вакытта мактаулы һәм гаять җаваплы эшендә уңышлар теләп калабыз.