АА

С заботой о вашем здоровье!

Эссе көндә нишләргә?

25.05.2021

Түбән Камада коену сезоны 1 июньдә ачылырга тиеш булса да, кешеләр күптән кызына, сулыкларда коена инде.


Белгечләр су температурасы 20-22 градуска җитсә генә коенырга рөхсәт бирә. Әлегә ул 17 градус кына тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, су коену һәм ял өчен Түбән Камада – «Кама» пляжы, Кама Аланында «Мандарин» пляжы каралган. Тыелган урында коенган өчен 1000 – 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. 

– Эссе көннәр бигрәк тә хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга, өлкәннәргә һәм кечкенә балаларга начар тәэсир итә. Аномаль югары һәм түбән һава температурасы кеше сәламәтлегенә зыян салуын галимнәр дә дәлилләгән. Җәен тирләү сәбәпле организмда су һәм тоз балансы бозылырга мөмкин, йөрәк приступлары ешая, – дип аңлата 1 нче олылар поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Ирина Лебедева.

Җәен кояш сугудан һәм эссе кабудан сакланырга кирәк. Мондый вакытта кешенең тән температурасы күтәрелә, йөрәк тибеше ешая, башы әйләнә, укшу барлыкка килә. Эссе көнне бигрәк тә тә шәһәрдә авыр. Бәхеткә, синоптиклар, чыннан да, һава температурасы бераз түбәнәер һәм яңгырлар явар дип өметләндерә. Юкса, «Яңгыр боткасы» оештырырга иде исәп.

Шулай да алда безне җәй көтүен онытмыйк. Язы шундый булса, җәй көннәрендә дә эсселек булмый калмас.

Ирина Лебедева эссе һаваны җиңелрәк кичерү өчен киңәшләрен бирде:
– Иртән һәм кичен күбрәк минераль су эчегез. Татлы газлы сулар,  лимонадлар сатып алмагыз. Кайнар ризыкны салкын белән, әйтик «окрошка»га алыштырыгыз. Кичен, бигрәк тә йоклар алдыннан, ашказаны өчен авыр ризыклар ашамагыз.
– Өйне җилләтеп торыгыз, ләкин үзегез вентилятор яки кондиционер янында тормагыз.
– Физик йөкләнештән тыелып торыгыз.
– Табигый тукымалардан тегелгән кием киегез. Урамга чыкканда, баш киеме һәм кояштан саклаучы күзлек онытмагыз.
– Кояшта кызынырга теләсәгез, кагыйдәләрен үтәгез. 12.00-16.00 сәгатьтә пляжда булу сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Кояштан саклаучы махсус кремнар сөртергә кирәк.
– Салкынча душ яки ванна керергә ярый. Салкын компресслар ясасагыз да, хәл керер.
– Ә менә салкын суга чуму, коену йөрәккә начар тәэсир итәргә мөмкин.
– Хроник авырулардан интегүче кешеләр даруларын кабул итү буенча табиблары белән киңәшләшергә тиеш.

 

“Туган як” газетасы материаллары буенча, ЛилияЗаһретдинова.