АА

С заботой о вашем здоровье!

Диспансерлаштыру – үз сәламәтлегең турында кайгырту

07.07.2022

Кеше сәламәтлегенең 50-60 проценты аның үзеннән тора. Әгәр син үзең бу турыда кайгыртмыйсың икән, бернинди заманча технологияләр дә, галим табиблар да ярдәм итә алмаска мөмкин.


Быел диспансеризацияне 2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983 һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләр үтәргә тиеш. Диспансерлаштыруның максаты –төрле яман, хроник авыруларны башлангыч стадиядә ачыклау һәм үз вакытында дәвалау булып тора. Беренче этапта сезгә бирелгән сорауларга җавап бирергә туры киләчәк, шәфкать туташлары авырлыгыгызны, буегызны, кан басымыгызны үлчиләр. Шулай ук кан алып, холестерин һәм глюкоза күләмен ачыклыйлар. Бу кан әйләнеше системасы авыруларын һәм шикәр диабетына ачыкларга ярдәм итә. 40 яшьтән узган ханымнар маммография үтеп, сөт бизендәге яман шешләрбулу куркынычын тикшерә. Флюрография, ЭКГ һәм күз эчендәге басымны үлчәүне (глаукоманы башлангыч стадиядә билгеләр өчен) үткәч,  нәтиҗәләрне участок терапевтыннан белешә аласыз. Ә табибларда өстәмә сораулар туса,  икенче этап өстәмә тикшерүдән, диагнозны аныклаудан гыйбарәт булачак.

Шуңа күрә озын-озак сузып йөрми, поликлиникаларда диспансеризация узар өчен билгеләнгән бүлмәләргә кереп, табиблар кушканны үтәргә кирәк.

Үзегез белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС алырга онытмагыз.