АА

С заботой о вашем здоровье!

Үз күзләре белән күрделәр

22.04.2019

Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары арасында табиб һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр күп. Әзерлек курсларын аларга балалар экология-биология үзәге укытучылары үткәрә. Күптән түгел алар өчен шәһәр хастаханәсендә дәрес оештырылды.


23 укучыны икенче дәвалау корпусы белгечләре кабул итте. Балалар медицинаның төрле юнәлешләре белән кызыксына: кемдер – хирург, кемдер психиатр булырга тели, кардиология, стоматология һәм неврология юнәлешләре белән кызыксынучылар да бар. Кызлар һәм егетләр дәвалау корпусындагы барлык бүлекләрдә булдылар, шәфкать туташлары белән аралаштылар, уникаль җиһазлар белән таныштылар, сораулар да бирделәр. Өлкән шәфкать туташы гипсны дөрес итеп салырга өйрәтте, бүлек эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук мәктәп укучылары операцияләр ясау бүлмәсендә дә булдылар. Алар йөрәк артериясенә операция барышын экраннан күзәттеләр. Киләсе дәрес ашыгыч медицина ярдәме станциясендә үтәчәк.