АА

С заботой о вашем здоровье!

“Авырулар хәленә керә белергә кирәк”

18.06.2020

Роза Мөхәммәтшина 1 нче шәһәр поликлиникасының 1 нче терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куя. Ул 26 ел гомерен медицинага багышлаган.


Чирмешән кызы 1981 елда мәктәпне тәмамлауга ук, Бөгелмәгә барып, медицина училищесына керү имтиханнары биреп кайткан. Гаиләсендә медицина хезмәткәрләре булмаса да, башка һөнәр турында уйламаган ул. Уку йортында акушерлык буенча белем алган.

– Мактанып әйтүем түгел, әмма гел яхшы билгеләргә генә укыдым. Юллама буенча Чирмешәнгә киттем. Анда бала табу йортына акушер булып урнашырга теләсәм дә, баш табиб: “Ашыгыч ярдәм” бригадасы җыябыз, сине дә шунда куябыз”, дип әйтте, – ди Роза ханым.

10 ел дәвамында шунда эшләгән вакытта ни генә күрмәгән ул. Районга бер дежур табиб кына булгач, күп нәрсәне үзе өстенә алырга туры килгән: яраларны да тегәргә өйрәнгән, өй шартларында бала да таптырган. Шунда эшләгәндәге бер очракны да искә алды.

– Көз вакыты, салкын, юлларда – колея.... Тулгагы башланган бер хатынны автобустан төшереп, медицина пунктына илткәннәр. Без барып җиткәнче бала табып куйган, ә соңгылыгы чыкмаган, өстәвенә каны ага. Бәхеткә, беренче ярдәмне күрсәттек, хатынны үзебез йөри торган машинага салдык, баласын үземнең пальтога төреп, кулыма тоттым. Машина селкенгән саен, хатын укшый. Шөкер, бала табу йортына исән-сау барып җиттек. Бала да, ана да исән калды, – дип шатлана Роза Мөхәммәтшина.

Казанда кече табиблар әзерләү бүлегендә укып кайткач, ул район үзәгендә бер ел табиб булып хезмәт куйган. Аннары кияүгә чыккач, Түбән Камага күченеп, 12 ел дәвамында Гагарин урамындагы 29 нчы йортта урнашкан 2 нче шәһәр хастаханәсе филиалында терапевт булып эшләгән, чакырулар буенча авырулар янына йөргән, соңгы тугыз елда бары тик өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкарган.

– Эшем иртәнге сәгать 7дә башланып, кичке 5кә кадәр дәвам итә. Иртән килүгә үк,: хезмәткәрләрнең барысы да килгәнме, авыручылар юкмы икәнен

тикшереп чыгам. Аннары эш буенча кемгә нәрсәләр кирәклеген, документлары әзерме-юкмы икәнен белешәм. Коронавирус авыруы да эш өстәде: тән температурасы күтәрелгән кешеләргә барып, анализ алабыз, нәтиҗәләрен белешәбез, үзләренә даими шалтыратып, хәлләрен сорашабыз. Соңгысын, табиблар, шәфкать туташлары башкара, әмма исәп-хисапны минем алда тота, – дип аңлата Роза ханым.

– 26 ел күп булып тоелмыймы? – дип сорыйм.

Роза ханым әйтүенчә, вакыт үткәне сизмәгән дә, чөнки янында һәрвакыт яхшы күңелле хезмәттәшләре булган. Беренче көннән бүлек мөдире Земфира Гарифуллина ярдәменнән калдырмаган. Хәзер исә Роза ханым яшьләргә булыша.

11 ел дәвамында авырулар белән эшләмәсә дә, элекке пациентлары шалтыратып тора яки аның янына кабинетка кереп, киңәш сорый икән. Коридорда, урамда күрсәләр, килеп, исәнләшәләр, кочаклап алалар. Әнисе үрнәк итеп күрепме, улы да табиб һөнәрен сайлаган. Хәзер Мордовиянең Саранск шәһәрендәге медицина университетында белем ала.

“Табиб, шәфкать туташы өчен иң кирәкле сыйфатлар миһербанлылык, кеше хәленә керә белү, ихтирам булырга тиеш дип уйлыйм. Авыл баласы булгангамы, авырулар белән һәрвакыт уртак тел таптым. Шуңа күрә бер-беребезне якын итәбез дә”, – ди Роза Мөхәммәтшина.

Лилия Заһретдинова.