АА

С заботой о вашем здоровье!

Уңайлы һәм нәтиҗәле булачак

01.03.2017

Түбән Камада "Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты" ("Дружелюбная поликлиника – Татарстанский стандарт") проектын тормышка ашыра башладылар. Аны 2-нче поликлиника (Төзүчеләр ур., 10Д) нигезендә кертү планлаштырыла. Проектның максаты – авыруның табибка керү өчен көтү вакытын 10-15 минутка калдыру. Хәзерге вакытта түбәнкамалыларга озаграк көтәргә туры килә.


Әлеге проект быел гамәлгә кертеләчәк. Яр Чаллыда һәм Казанда шундый ук медицина учреждениеләре бар. Андагы пациентлар үзгәрешләрне уңай бәялиләр. “Дустанә поликлиника” авырулар өчен уңайлы булырга тиеш. Ул хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген, дәвалауның сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк дип көтелә.