АА

С заботой о вашем здоровье!

Таләпләрне үтәсәгез, агуланмассыз

29.07.2019

Карбыз – баллы да, өстәвенә бик файдалы җиләк. Анда күп кенә сыеклык, полисахаридлар, тимер, калий, органик кислоталар һ.б. организм өчен кирәкле матдәләр бар. Әмма карбыз белән агулану очраклары да була. Бу исә – кайбер намуссыз сатучыларның сыйфатсыз ризык белән сәүдә итүләре нәтиҗәсе.


Иртә өлгергән карбызлар белән ешрак агуланалар. Беренчеләрендә нитратлар күп, икенчеләрендә йогышлы авырулар китереп чыгаручы бактерияләр (бигрәк тә саклау шартлары бозылса) бар. Җиләкнең бозылуын аннан чыккан истән сизәргә һәм әчешү билгеләреннән күрергә мөмкин. Сүз уңаеннан, агулану очракларының күбесе нәкъ менә эче әчешкән карбыз ашау сәбәпле була.

Карбызларның тиз үсешен һәм өлгерелешен тәэмин итәр өчен, азотлы ашламаларны күп күләмдә кулланалар. Нитратлар җиләкнең йомшак өлешендә җыела һәм тән тукымаларында кислород күләмен киметә.

Агулануның беренче билгеләре биш сәгатьтән күренә. Организмга йогышлы авыруларны китереп чыгара торган бактерияләр эләксә, кеше укшый, коса башлый, ашказаны авырта, эче китә, башы әйләнә, хәлсезлек барлыкка килә. Карбыз нитратлы булса, косу, эч китү күзәтелә (тизәктә кан була) өстенә аң югалту, йөрәге эшчәнлеге бозылу өстәлә.

Хәлегез начарланса, табибка мөрәҗәгать итегез. Бала яки йөкле хатын агуланган очракта, “ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз (03 номеры буенча). Табилар килгәнче ашказанны юдыртырга кирәк. Моның өчен күп күләмдә сыеклык эчәләр, иң яхшысы – бераз тоз салынган су.

Эчәк инфекциясе йоктырырга теләмәүчеләр түбәндәге таләпләрне үтәргә тиеш:

– карбызны очраклы урыннарда сатып алмагыз;

– бакча культуралары сатыла торган урын койма белән әйләндереп алынырга, кояш һәм яңгыр үтмәслек булырга тиеш

– карбызлар һәм кавыннар биеклеге 20 сантиметрдан да ким булмаган ятьмәдә сакланырга тиеш.

Җиләк-җимешләрне трассадагы сәүдәгәрләрдән яки шәхси машиналардан сатып алмагыз! Алар махсус тикшерү үтми, димәк, сәламәтлек өчен, куркыныч дигән сүз.