АА

С заботой о вашем здоровье!

Табиб шундый булырга тиеш

10.02.2020

Түбән Кама үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлеге мөдиренең авыруларны коридорда тәрәзә төбе янында кабул итүен фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырганнар. Шунысы гаҗәп – сурәт астында калдырган шәрехнамәләрдә кешеләр табибны мактый гына. Сәбәбе нидә икән?


Үзәк хастаханә җитәкчелеге мәгълүматы буенча, хирургия корпусында хәзерге вакытта капиталь ремонт бара. Шуңа күрә авыруларны элек өч бүлмәдә кабул итсәләр, хәзер икесе генә эшли. Чиратта кеше күп җыелгач, кабул итү бүлеге мөдире Роман Фролов ярдәмгә килгән.

Фото авторы: “Кеше күп булганлыктан, бүлмәләрдә урын юк. Ә бу табиб тәрәзә төбе янына урындык куеп, авыруларны коридорда ук карый башлады. Аны баш табиб диделәр. Барысын да яхшы аңлатты, дәвалау курсын билгеләде. Үзегезне танысагыз, рәхмәт сезгә”, дип язган. Сурәт астына 800дән артык кеше “ошый” дип калдырган. Роман Фроловны белүчеләр дә бар икән: шәрехнамәләрдә бары тик мактап язганнар һәм рәхмәт җиткергәннәр. Табиб исә үзен фотога төшергәннәрен күрми дә калган.

Ремонтка килгәндә, шәһәр мэры Айдар Метшин белдерүенчә, Түбән Кама стационар хастаханәләр комплексын төзекләндерү буенча яңа программага кергән. Биш ел эчендә зур эшләр башкарырга планлаштыралар. Үзәк хастаханә дәвалау корпусының хирургия бүлеген яңартуга 261,5 миллион сум тотылачак. 38,6 миллион сумга хастаханәнең олылар өчен йогышлы авырулар корпусы тәртипкә китереләчәк. Гомумән, Түбән Камада сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә һәм капиталь ремонтка 300 миллион сумнан артык бүлеп бирелгән. Моннан кала, 22,5 миллион сумга балалар поликлиникаларына җиһазлар алыначак.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.