АА

С заботой о вашем здоровье!

Шартлар бар – килегез!

10.02.2020

Үзәк хастаханә баш табибы Габибулла Әхмәдов медицина югары уку йортларын быел тәмамлаучы студентлар белән очрашты.


Габибулла Әхмәдов Түбән Кама үзәк хастаханәсендә эшләү өстенлекләре, шартлары турында сөйләде. Беренче чиратта, сүз, әлбәттә, торак турында бара. Яшь белгечләргә, гаилә кормаган булсалар да, бушлай арендалы фатир бирелә. Коммуналь хезмәтләрдән кала, башка барлык чыгымнарны үз өстенә хастаханә ала. Бу эш шәһәр хакимияте ярдәменнән башка башкарыла алмас иде. Йортлар шәһәрнең яңа районнарында урнашкан, эчендә кирәкле көнкүреш техника һәм мебель бар. Үз торагын булдырырга теләүчеләр Грант хөкүмәт программасыннан файланып, документларны социаль ипотекага тапшырырга мөмкин.

Бары Түбән Камада гына яңа килгән табибларга ай саен хезмәт хакларына өстәп 3000 сум түләнә. Бер тапкыр 21000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Габибулла Әхмәдов белән очрашуга килгән студентлар арасында булачак терапевтлар гына түгел, башка белгечлекне сайлаучылар да күп иде. Патологоанатомия юнәлешен сайлаган Анастасия Большакова Түбән Камада узган практика вакытында патологоанатомия бүлеге мөдире Анатолий Спиридонов белән танышуы турында сөйләде. Кыз шәһәребезгә кайтып, эшкә урнашырга карар кылган.

Баш табиб егетләргә һәм кызларга ярдәм күрсәтергә, һөнәри яктан үсеш мөмкинлеге булдырырга вәгъдә бирде. Очрашу тәмамлангач, теләгән һәркем табибка үзен кызыксындырган сорауларын бирде.