АА

С заботой о вашем здоровье!

Сайларга вакыт

10.09.2018

1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булган барлык кешеләр мөһим карарга килергә тиеш: тәкъдим ителгән социаль хезмәтләр җыелмасын калдырыргамы, әллә баш тартып, акчалата алыргамы. Табиблар социаль хезмәтләрдән баш тартуның киләчәктә авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында кисәтәләр. Шуңа күрә 1 нче һәм 2 нче поликлиника шәфкать туташлары Пенсия фондында дежур тора. Биредә алар өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр җыелмасының әһәмиятен, даруларны түләүсез алу мөмкинлеге турында аңлаталар.


Закон буенча, социаль хезмәтләр җыелмасын Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлык алган Бөек Ватан сугышы ветераннары, барлык группа инвалидлары, шул исәптән балалар да, Ленинград блокадасын кичергәннәр һ.б. ала. 
1 нче поликлиника шәфкать туташы Дания Галимова федераль ташламаларга ия булган кешеләргә аңлату эше алып бара. Әлбәттә,аңа башка сораулар белән дә мөрәҗәгать итәләр, ул барысын да тыңлый. Барлык сорауларны һәм теләкләрне махсус журналга теркәп бара. Шул ук вакытта даруларны түләүсез алуга гаризаны 1 октябрьгә кадәр язарга кирәклеген искәртә. 
Данис Мортазинга 83 яшь. Ул – III группа инвалид. Данис Пенсия фондына башка эшләр буенча килгән, әмма шәфкать туташын күрүгә, үз сораулары белән аның янына ашыкты. Ул ялгызы гына яши икән. Авырсам, даруханәгә йөри алмам, дип борчыла. Әмма моны махсус билгеләнгән кешеләр дә башкара ала. Ә менә Чәчкә Мөхибулла кызы социаль хезмәтләрдән баш тартмый. Ул федераль ташламалардан ике ел файдалана.  Йөрәгенә операция ясаткан, дару эчә икән. Дарулар бәясен санагач, ташламадан файдалану отышлырак икәнлеген аңлаган. Дәүләт  ярдәме белән бирелә торган дару һәрвакыт янында.  Дөрес, аны кайчак озак көтәргә туры килә, әмма барыбер кайтаралар.
«Кешеләр социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмасыннар. Бушлай дару алучылар һәрвакыт участок терапевты күзәтүендә. Ташламалы даруга рецепт бирер алдыннан табиб авыруны карый, тикшерә, кирәк булса, анализга юллама бирә. Әгәр авыру терапевтка барырга теләми икән, юлламаны, алдан язылмыйча, аерым кабинетта алып була. Минем участокта бушлай дару алучылар күп. Алар бик тә канәгать. Быел дарулар исемлеге артты. Һәрбер авыруның кискенләшү куркынычы барлыгын онытмаска кирәк. Ул вакытта үз акчаңа дару алу бик кыйммәткә төшәчәк. Мәсәлән, шикәр чирен генә алыйк. Күп кеше дару каба, ә менә инсулинга күчсәләр, дәвалану бәясе берничә тапкырга арта. Онкология авырулары булганнар белән дә шул ук хәл. Дәваланганнан соң да метастаз куркынычы кала», – ди Дания Галимова. 
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан кешеләргә 828 сум түләнә. Әмма авырган очракта даруларны үз хисапларыннан алырга туры киләчәк. Еш кына онкология, шикәр чире, астма һ.б. авырулардан дәвалану өчен елына берничә дистә, йөз мең сум китә.
Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасын алу өчен 2018 елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп гариза язарга кирәк. 2017 елда даруларны бушлай алган кешеләргә моны эшләргә кирәкми.