АА

С заботой о вашем здоровье!

Хыялы тормышка ашсын!

05.04.2019

Илүзә Хәкимова үзәк хастаханәнең икенче кардиология бүлегендә 17 ел буе хуҗалык буенча шәфкать туташы булып эшли. Ул бүлектәге урын-җир әйберләрен һәм табиблар киемнәрен чисталыгын тәэмин итәргә тиеш. Ә менә аның шигырь язуы турында иң якыннары гына белә.


Шигырьләрне яшь вакыттан яза ул. Хәзерге вакытта 400 дән артык иҗат җимеше бар. Әмма Илүзә ханым аларны туганнарга, дусларга гына укый. Шулар арасында тормышында үзәк өзгеч вакыйгалар белән бәйле булганнары да бар. Әйтик, баласын һәм әнисен югалтудан әрнеп күңелдән чыкканнары. Бәхете чиктән ашкан вакытта да кулына каләм ала. Шигырьләрен социаль челтәрләрдә дә урнаштыра. Кайберләренә көйләр язылган.

Ә быел балалары аңа бүләк ясаган. Алар әнисе шигырьләреннән торган “Тормышның ике ягы” исемле җыентык чыгарганнар. Иҗат җимешләренең барысы да кермәгән, билгеле. Илүзә ханым һәр язган шигырен аерым папкага сала бара һәм кайчан да булса тагын бер китап чыгару турында хыяллана. Хыяллары тормышка ашсын!