АА

С заботой о вашем здоровье!

Биш елдан артык яшәүчеләр артты

05.02.2019

Табиблар, психолог һәм сәламәтлекне саклау идарәсе белгече Түбән Кама поликлиникасында онкология белән авыручылар өчен дәрес уздырдылар. Аны «Без бергә» хәйрия оешмасы оештырды.


Чарага рак диагнозы куелган 35 кеше килде. «Мин шәһәргә 2000 елда килгәндә бездә онкология белән 2600 кеше исәптә торса, хәзер – 7600 кеше. Әмма бу начар күрсәткеч дигән сүз түгел, киресенчә, авырулар озаграк яши башлады. Мәсәлән, биш һәм аннан артык ел яшәүчеләр 2016 елда 64 процент булса, узган ел 69 процент тәшкил итте», – диде үзәк дәваханәнең онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин.

Очрашуда профилактика, диспансеризациянең әһәмияте, дарулар белән тәэмин итү турында сөйләделәр. Шулай ук онкологка эләгү кыенлыкларының сәбәпләрен аңлаттылар. Табиблар фикеренчә, күп кеше үзенә диагноз куеп, терапевтларга мөрәҗәгать итүне кирәк дип санамыйча, онкологка язылып килә. Нәтиҗәдә, зур чират хасил була.  

Киләчәктә дәресләргә үзгәрешләр кертеләчәк, чөнки һәр авыру, гомуми мәгълүматтан тыш, үзен кызыксындырган сорауларга җавап та алырга тели. Мондый очрашулар вакытында психолог ярдәме дә күрсәтеләчәк. Аларны төрле белгечләр катнашында айга бер уздыру планлаштырыла. Керү бушлай. Кызыксындырган сорауларны телефоннан  8-917-260-55-83 номеры буенча алдан бирергә була.