АА

С заботой о вашем здоровье!

Авыз эче бозылса

28.01.2019

Соңгы елларда стоматологларга авыз эче, иреннәр, тел кызышуга зарланып мөрәҗәгать итүчеләр арта. Болар барысы да авыз эче бозылу яки кандидозлы стоматит авыруы билгеләре булырга мөмкин. Шушы хакта стоматология поликлиникасының терапия бүлеге табибы-стоматологы Лира Хафизова (фотода) тәфсилләп сөйләде.


– Кандидозлы стоматит нинди авыру?
– Кандидоз – авыз куышлыгы авыруы. Бу очракта авызда вак гөмбәчекләр, башкача әйткәндә, ак төстәге микроблар катламы барлыкка килә.  Аны кырып бетереп булмый. Мондый гөмбәчекләр анда аз микъдарда һәрвакыт була, әмма кайбер сәбәпләр аркасында, мәсәлән, антибиотик кабул иткәндә, ул үрчеп, авыз эчендәге тукыманы зарарлый.  
– Бу авыру белән ничә яшьтәгеләр ешрак мөрәҗәгать итә?
– Нигездә, өлкән яшьтәгеләр килә. Еш кына бу антибиотик эчү белән бәйле. Кайсы антибиотикны сатып алырга, аны кайчан эчәргә икәнлеген алар үзләре хәл итә бит. Даруларны тәртип белән эчмәү, табибларга мөрәҗәгать итмәү эчәкнең зарарлануына китерә, нәтиҗәдә, авыз куышлыгы бозыла башлый. Кайбер әби-бабайлар теш протезларын юмый, чистартмый, өстәвенә, озак кия. Гөмбәчекләр арта башлагач, авыз эче «яна». Авыруның билгеләрен алар үзләре дә күрә ала: болар – борыч капкандай авыз эче әрнү; тел һәм авыз эчендә урын-урын ак катлам барлыкка килү, хәтта кан саркырга мөмкин; катламны чистартканда да кан чыга; тәм тою сәләте дә югала, авызда начар тәм була, тимер тәме килгән кебек тә була.
– Авыруны дәвалау кыенмы?
– Диагноз кую өчен, лабораториядә тикшерү уздырыла. Авыру җиңел формада булса, дөрес туклану, имуннитетны ныгыту, авыз эче гигиенасы кагыйдәләрен үтәү дә җитә. Шулай ук авыз эче чистартыла. Теш протезларын озак кимәскә, юып торырга, төнгелеккә дезинфекция (хлоргексидин глюконат) эремәсенә салырга кирәк. Ул даруханәдә сатыла. Авыру җитди булган очракта дарулар, мазьлар, гельләр билгеләнә. Дәвалану вакыты 7-10 көн. Авыру билгеләре бетсә дә, беркадәр вакыттан соң кабат дәвалану курсы узарга кирәк.
– Кандидозлы стоматитны булдырмас өчен нишләргә?
– Тешләрегезне көненә ике тапкыр чистартыгыз, ашаганнан соң теш арасын махсус теш җебе белән чистартыгыз, кулларыгызны юарга онытмагыз. Антибиотиклар кабул иткәндә, дисбактериоз булмасын өчен пребиотиклар кабул итегез. Аны табиб үзе билгели. Диабет, спид, рак авырулары кандидозлы стоматит белән авыру куркынычын арттыра. Авыз эче әрнегән очракта, салкын су, чәй, сок эчегез, йотарга җиңел булган йомшак ризык ашагыз; татлы, камыр ризыкларыннан баш тартыгыз. Шулай ук авызны көненә берничә тапкыр тозлы су белән чайкагыз (бер стакан суга 1 чәй калагы тоз салырга). Иң мөһиме: табибка күренегез.